Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда полиция туктаткач, ярсыган егет машинасын ватып ташлаган – видео

news_top_970_100
Казанда полиция туктаткач, ярсыган егет машинасын ватып ташлаган – видео
видеодан скриншот

Казанда 19 яшьлек егетне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Егет машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәсен аңлап алгач, автомобилен ваткан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Егет Александр Курынов урамында кичке унберләр тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләренең туктау турында таләбенә буйсынмый. Аны инспекторлар бераз куып бара, шуннан соң егет туктарга мәҗбүр була.

ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчегә алкотестер узарга тәкъдим итә. Прибор 0,8 промилледән артыграк күрсәтә. Шул чакта егет машина йөртү таныклыгын алачакларын аңлый. Алдагы 1,5-2 елда кирәк булмыйсын белгәч, егет ярсый һәм машинасын вата башлый.

Егет машинасын ваткач, әнисенә шалтырата да тәрәзәләрне һәм кузовны дусты ватты, дип сөйли.

Хәзер бу егеткә зур күләмдә штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100