news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда таксидан чыгып качкан 14 яшьлек кызны эзлиләр

news_top

Кичә кич Казанда 14 яшьлек кыз югалган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, мәктәп укучысы әнисе белән таксида барган, машина Годовиков урамындагы йортларның берсе янында туктагач, кыз көтмәгәндә чыгып качкан.

Кызның әнисе полициягә гариза язган. Билгеле булганча, кыз тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә һәм яшүсмерләр эшләре буенча инспекторда исәптә тора. Элегрәк тә аның өйдән чыгып китү очраклары булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар