Казанда петарда шартлатканда бер хатынның бите пешкән
60 яшьлек хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Казанда петарда шартлатканда 60 яшьлек хатынның бите пешкән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
1 гыйнварда иртә белән бу хатын хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аңа табиблар ярдәмкүрсәткән. Имгәнгән хатын хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Әлеге вакыйганың сәбәпләрен белгечләр ачыклый, дип аңлатканнар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.