Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71,1 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га HR-эксперт Зулия Лоикова сөйләгән.
«Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71 152 сум. Ә модаль хезмәт хакы – 60 мең. Шулай ук 70-85 мең сум хезмәт хакы булган вакансияләр дә бар», – дигән Зулия Лоикова.
Аның сүзләренчә, кайбер очракларда Казанда эшләүче пешекчеләр 100 мең сумнан артык хезмәт хакына да өметләнә ала.