news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда пассажирлар утырган автобуска пневматик коралдан атканнар — видео

Бәхеткә, беркем дә имгәнмәгән.

news_top
Казанда пассажирлар утырган автобуска пневматик коралдан атканнар — видео

Казанда бер автобуска пневматик коралдан атканнар. Бу турыда Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре берлеге рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.

Темляков сүзләренчә, гадәттән тыш хәл Юдино бистәсендә була. Аны видеокүзәтү камералары төшереп тора. Бәхеткә, пассажирларның берсе дә имгәнми.

«Әлеге вакыйгадан соң автобусны линиядән алдык. Аны ремонтка озаттылар. Бу очрак әлеге маршрутта пассажирлар ташуда кыенлыклар тудырды, хәрәкәт интервалы артты», — дип сөйли Темляков.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар