Казанда пассажир автобусын аягы белән йөрткән ир-атны нинди җәзага тартканнар?
Маршрут буйлап баручы автобусны видеога төшереп алып, язманы социаль челтәрләргә куйганнар.
Казанда пассажирлар утырган автобусны аягы белән идарә иткән йөртүчене җәзага тартканнар. Бу турыда транспорт оешмасының социаль челтәрдәге битендә хәбәр ителә.
Узган атнада социаль челтәрләрдә аягын рульгә куеп автобус белән идарә итүче ир-ат төшерелгән видео таралган иде.
"2 августта автобусны аягы белән идарә иткән йөртүче турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. МУП "ПАТП-2" җитәкчелеге әлеге факт буенча тикшерү уздырды. Бу автобусны кем йөртүе ачыкланды. Йөртүче предприятиедәге вазифасыннан азат ителде", - диелгән әлеге хәбәрдә.