news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда пассажир автобусы авариягә эләккән: ун кеше имгәнгән - видео

"Фольксваген" салонында утырган 6 яшьлек баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

news_top
Казанда пассажир автобусы авариягә эләккән: ун кеше имгәнгән - видео
20 октябрьдә Казанның Горький шоссесында пассажир автобусы белән иномарка бәрелешкән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Кызыл автобус белән «Фольксваген» кроссоверы Аккош күле тирәсендә иртәнге якта бәрелешә. Автобусның алгы өлеше каты җимерелә, фаралары, алгы тәрәзәсе ватыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фольксваген» йөртүчесе борылырга җыенган һәм автобуска юл бирмәгән. Автобуска бәрелгәннән соң, «Фольксваген» юл кырыена төшеп киткән.


Авариядә ун кеше имгәнгән. Иномаркадагы 6 яшьлек бала бик авыр хәлдә. Аны балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. 

"Авариядә ун кеше имгәнде. Дүрт кешегә урында ярдәм ителде. Алты кеше, шул исәптән 6 яшьлек бала хастаханәгә озатылды. Алар Казандагы 7нче, 12нче, Балалар республика клиник хастаханәсендә дәвалана", - дип сөйләгәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар