Казанда билгесез ир-ат парковкада тора торган уннан артык машинага зыян китергән. Бу хакта социаль челтәрләргә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Әлеге хәл 18 майда 00:40 сәгать тирәсендә булган. Хәбәрдә әйтелгәнчә, тәртип бозучы ир-ат машиналар яныннан үтеп барганда аларга үткен әйбер — пычак яки боргыч белән суккан. Җиңел автомобильләрдә тирән тишекләр һәм батынкылар калган.
Әлеге факт буенча «Горки» полиция бүлеге тикшерү башлаган.