«Безнең яңа өстәмә белем бирү укытучысы – 2026» программасының 80 җиңүчесе арасында Казаннан 33 белгеч булуы башкалабыз өчен аеруча шатлыклы хәбәр. Аларның һәркайсына Татарстан Республикасы бюджетыннан 90 мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган. Әлеге чара яшь укытучыларга ярдәм итү һәм балаларга өстәмә белем бирү системасында заманча методикалар, шулай ук уникаль педагогик практикалар булдыруны алга сөрү максатыннан булдырылган.