news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда онкология авыруларын кисәтү, ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында лекторий була

news_top

26 июльдә Казанда Кече Акчарлак күле янында онкология авыруларын кисәтү, ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләренә багышланган «Сәламәтлек – фән күзлегеннән» ачык лекторий оештырыла. Чара «Ярдәм нуры» проекты кысаларында Казан федераль университетының әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Әлеге очрашуда катнашучылар онкология өлкәсендәге иң мөһим сорауларга җавап табачак. Лекциядә шешләрнең нәрсәдән барлыкка килүе һәм авыру куркынычын киметү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, белгечләр заманча дарулар ясау технологияләре, авыруны иртә ачыклау һәм һәр кешегә аерым билгеләнә торган дәвалауның иң нәтиҗәле ысуллары белән таныштырачак.

Лекторий программасы өч чыгыштан тора:

  • 17:30 сәгатьтә «Шешләр нидән ярала яисә күзәнәкләр фетнәсе» лекциясе,
  • 18:15 сәгатьтә «Ракка каршы шифа: лабораториядән шифаханәгә кадәр» чыгышы,
  • 19:00 сәгатьтә «Авыруны кисәтү һәм һәркемгә аерым дәва: яман шешне ничек җиңәргә?» йомгаклау лекциясе.

Чарага алдан теркәлү шарты белән 17:00 сәгатьтә килергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар