news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда өй янында агач төбен җирдән чыгарганда бер ир-ат һәлак булган – видео

news_top
Казанда өй янында агач төбен җирдән чыгарганда бер ир-ат һәлак булган – видео
видеодан скриншот

Казанда яшәүче ир-ат саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

2 сентябрьдә Казанда бер йорт участогында эшче ир-ат һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, Казанда яшәүче ир-ат – хуҗа, участогында агачны кисү өчен, эшчеләр яллый. Эшне җиңеләйтү өчен, ул машинасын куллана – агач тамырын тарттырып чыгармакчы була.

Агач төбен машинага бәйлиләр, хуҗа машинасына утыра һәм хәрәкәт итә башлый. Агач тамыры кисәк кенә җирдән чыга һәм эшчеләрнең берсенә бәрә. Эшче ир-ат урында ук үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар