news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда өч яшүсмер махсус операциядә катнашучы ирнең 8 миллион сумын урлаган

news_top

Казанда өч яшүсмер махсус операциядә катнашучы ирнең 8 миллион сумын урлаган

Казандагы 3 егет Чечнядан махсус операциядә катнашучыдан 8 млн сум урлаган, дип шикләнәләр. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Якынча мәгълүматлар буенча алар 17-18 яшь студентлар. Алар ир-атның банк картасын кулларына төшерә, андагы бөтен акчаны криптокошелекка күчерә. Соңыннан бу акчаларны банкоматлар аша ала.

Өч каракның берсе – оештыручы, калганнары – дропперлар, үз исемнәренә карталар ачканнар һәм шуннан акча алганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, егетләр акчаны чит илләргә бару өчен һәм онлайн-казиноларда ставка куеп туздырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар