Казанда өч үсмерне таптаган машина белән Рәссамнар берлеге башлыгы идарә итүе ачыкланган
Казанның Боевая урамында 3 яшүсмерне бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән машина йөртүченең шәхесе билгеле булды. Ford фургоны белән ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев идарә иткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Билгеле булганча, 5 августта Ford Transit йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 12 һәм 14 яшьлек ике кызны, 12 яшьлек малайны бәрдергән һәм урыннан качып киткән. Төрле җәрәхәтләр алган 2 баланы хастаханәгә китергәннәр.
Машина йөртүчене кичә тоткарлаганнар. Ул транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен таныган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышын Татарстан прокуратурасы контрольдә тота. «Авария урынын калдырып китү», «Машинаның иминиятләштерелмәгән булуы» һәм «Машина йөртү хокукы булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итү» маддәләре буенча өстәмә рәвештә административ материаллар төзелгән, диелә хәбәрдә.