news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда нәни бала парк янындагы тирән чокырга төшеп киткән

Биек үлән белән капланган тирән чокырны беркем дә абайламый калган.

news_top
Казанда нәни бала парк янындагы тирән чокырга төшеп киткән
Казанда "Калейдоскоп" паркы тирәсендә туңдырма сата торган ларек янындагы тирән чокырга нәни бала төшеп киткән. Бу турыда "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала әти-әнисе белән урамда йөри торган булган. Бер метрдан да тирәнрәк булган  чокырны беркем дә күрми калган. Ул биек үлән белән капланган булган.

Бала кисәк кенә чокырга төшеп югалгач, туганнары аңа ярдәмгә ташланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз җитди имгәнмәгән. Ләкин бик нык курыккан.

Хәзерге вакытта чокырны такталар белән киртәләп куйганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар