Казан шәһәре Башкарма комитеты җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында түләүле муниципаль парковкалар реестрына үзгәрешләр әзерләгән. Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Реестрны А.Хәйруллин, А.Камалиев, Ф.Әмирхан, Серов, Г.Баруди, Фрунзе урамнарындагы, «Светлая долина» паркы янындагы юлда, Себер тыкрыгындагы, Архитектор Гайнетдинов, А.Курынов, И.Зарипов һәм Декабристлар урамнарындагы яңа парковка зоналары белән тулыландырырга планлаштыралар. Машина урыннарының гомуми саны 17 460тан 18 651гә кадәр артачак.
Яңа парковкалар шулай ук 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе, Ш.С. Каратай исемендәге ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Республика реабилитация үзәге, 115нче балалар бакчасы һәм 184нче гимназия янында барлыкка килергә мөмкин.
Түләүле парковка зонасында эшләр башкарганда парковка урыннарын файдаланган өчен мәҗбүри акчалата компенсация түләү турындагы 2.3.8 пункты белән документны тулыландыру тәкъдим ителә. Моннан тыш, 2.3, 2.5.4 һәм 2.5.5 пунктларында прицеплар һәм ярымприцепларга кагылышлы формулировкаларны төгәлләштерү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.