news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда мотоцикл җиңел машинага бәрелгән коточкыч авария видеога эләккән

news_top

Бүген Казанда Островский – Айдинов урамнары чатында мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Kia» автомобиле, светофорның яшел сигналына сулга борылганда, мотоциклга юл бирмәгән. Җиңел машина белән 1976 елда туган ир-ат идарә иткән.

«Kia Rio» автомобиле, светофорның яшел сигналына сулга борылганда, каршы яктан килүче мотоциклга юл бирмәгән. Мотоцикл белән 36 яшьлек ир-ат идарә иткән», – дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте бүлеге башлыгы Александр Григорьев.

Юл-транспорт һәлакәтендә 36 яшьлек байкер җәрәхәтләнә. Ул руль артына шлем белән, ләкин экипировкасыз утырган була. Аның бот сөяге һәм умырткасы компрессион сынган. Аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар