Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда могҗиза белән генә исән калган ятим үсмер белән аралашу өчен иптәшләр эзлиләр

16 яшьлек малайның ялгызлык хисен табиблар гына җиңә алмый.

news_top_970_100
Казанда могҗиза белән генә исән калган ятим үсмер белән аралашу өчен иптәшләр эзлиләр
https://pixabay.com/

Татарстандагы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан интернатта яшәүче 16 яшьлек Георгий Трусов электр тапшыру линиясе баганасына менгән. Баланы ток суккан һәм ул җитди имгәнгән. Гошаны берничә ай дәвамында Түбән Новгородта пешүләр үзәгендә дәвалаганнар. Хәзер малайны Казан хосписына алып кайтканнар.

«Бу хәлдән соң исән калу — ул үзе бер могҗиза. Табиблар биргән кәгазьдә бик җитди травмалар язылган. Аның тәненең 70 проценты пешкән, өченче дәрәҗәдә шок булган, сөякләре сынган», диелә Казан хосписы хәбәрендә.

Хәзер бала хосписта яши, аның өстенә кияргә киемнәре җитешми. Георгийга аралашу да җитми. Аның янына килеп йөрүчеләр дә юк. Малайның анасы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, бала шуннан соң интернатка эләккән. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

«Аңа ничек кенә ярдәм итәргә тырышсак та, без аның ялгызлык хисен җиңә алмыйбыз. Мондый кәеф белән тиз терелеп тә булмый», — ди табиблар.

«КП» хәбәрчесе хоспис белән элемтәгә чыккан. Кирәкле күләмдә акча җыелуга, малайга киемнәрне психолог сатып алачак икән. «Хәзер без акча җыябыз. Малайга футболка, майка, чалбар, куртка, оекбаш ише әйберләр кирәк. Киелгән киемнәрне алмыйбыз. Ул Георгийга ярамаска мөмкин. Имгәнгәннән соң Георгий аксый, аның бер аягы бөгелми. Киемнәрне нәкъ менә аңа яраклы итеп алырга кирәк. Аннары малайга гаджет кебек берәр әйбер дә кирәк, бәлки шуннан соң күңеле күтәрелеп китәр», — дигәннәр хосписта.

Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписында дәваланучы балалар турында өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белеп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100