Казанда "Мерседес" күпер баганасына бәрелгән, йөртүче һәлак - видео
Фаҗига бүген иртән була. Премиум-класстлы автомобиль - «Мерседес Гелендваген» гаять зур тизлектә Клара Цеткин урамындагы тимер юл күперенең баганасына бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән йөртүче ир фаҗига урынында һәлак була.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, фаҗига иртәнге биштә була. Бәрелү шулкадәр көчле була, машинаның алгы өлеше тулысынча җимерелә.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/09/18/626749/