news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда махсус операциядә кулга төшерелгән трофей техника күргәзмәсе ачыла

news_top

Казанда 13 ноябрьдә НАТО илләре җитештергән хәрби техника күргәзмәсе ачылачак. Казанлыларга 14 трофей техниканы күрсәтәчәкләр: болар – Украина Көнбатыштан хәрби ярдәм итеп алган төп корал үрнәкләре. Күргәзмә Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданында оештырыла. Россия хәрби көчләре тарафыннан махсус хәрби операция барышында кулга төшерелгән танклар, бронетранспортерлар, бронемашиналар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә Америкада эшләнгән «Abrams» танкы, Япония, Австрия, Украина, Британия һәм Төркиядән килгән төрле техника урнаштырылган.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу чара халыкка махсус операциянең әһәмиятен күрсәтү һәм патриотик рухны күтәрү өчен мөһим. Шулай ук Татарстанда патриотик дәресләр дә оештырылачак, ә күргәзмә барышында QR-кодлар аша техниканың кайсы шартларда кулга төшерелү тарихын белергә мөмкин булачак.

Үзәк стадионга трофей техникасы алып килгәнне күреп, үтеп баручылар шунда ук телефоннарын чыгарып төшерә башлаганнар..

«Бу – Җиңү парады кебек», – дип сөйләгән казанлы Гөлнара. Янында үтеп баручы хатын-кыз, аның танышлары СВОда булганлыктан, бу күргәзмәне үзенә якын итеп сизгәнен әйткән.

Күргәзмә 13-19 ноябрьдә эшли, 10.00-19.00 сәгатьләрдә ачык булачак, керү ирекле.

Салават Камалетдинов фоторепортажы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар