news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда машина юганда бер ир-ат агуланып үлгән

news_top
Казанда машина юганда бер ир-ат агуланып үлгән

Бүген төнлә Тульская урамында урнашкан машина юу урынында автоцистерна эчендә ятучы ике ир-атны тапканнар.

Автоцистерна белән куркыныч матдә (гексен) ташыган булганнар. Цистерна эчен юарга 2 кеше төшкән, алар башта икесе дә аңын югалткан.

Ир-атларны коткаручылар битлекләр кидертеп алып чыккан, табибларга тапшырган.

Кызганычка, 40 яшьлек ир-ат һәлак булган. Икенче бер хезмәткәр химик матдә белән агуланган, ул хастаханәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар