news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда машина салонында егет белән кыз мәете табылган

news_top

Казанда Тайга урамында «Лада» машинасы эчендә ир-ат белән хатын-кыз мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

30 яшьлек хатын-кыз һәм 22 яшьлек егет мәете табылган машина парковкада торган. Мәрхүмнәрнең үлеме сәбәбе экспертизадан соң билгеле булачак. Үлем наркотиклар белән бәйле булуы ихтимал, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

«В Татарстане поймут» телеграм-каналы белешмәсе буенча, мәетләр машина салонында берничә көн яткан. Аларны Нагорный бистәсендә тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар