news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда машина йөртүче хатын кисәк туктаткан өчен автомәктәп укучысына ташланган – видео

news_top
Казанда машина йөртүче хатын кисәк туктаткан өчен автомәктәп укучысына ташланган – видео
Фото: https://tatarstan24.tv, видеодан скриншот

Казанда машина йөртүче хатын һәм автомәктәптә йөртергә өйрәтә торган машинадагы укучы арасында низаг чыккан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Җәнҗал тимер юл кичүендә була. Автомәктәп укучысы кичүдә тормозлый, һәм низаг килеп чыга. Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралган. Интернет кулланучылар автолединың агрессивлыгын тәнкыйтьли.

Автомәктәп укучысы үзен видеога төшерә башлаганын күргәч, ул телефонны тартып алмакчы була. Хатын уку машинасы салонына керергә маташа, ул инструкторга дорфа дәшә, ир-атларның киемнәрен ертырга маташа, тырный, дип сөйли «Татарстан 24» хәбәрчесе.

Башка автомобильчеләр дә бу хатынны тынычландырыга маташа, тик булдыра алмыйлар.

Автомәктәп укучылары сүзләренчә, юлда мондый очраклар еш очрый.

«Төрле кеше бар, аңлаучылар да, кычкыртучылар да», – ди алар.

Инструкторлар да укучылары өчен борчылуын әйтә, ләкин машина күп йөри торган трассаларда катлаулы очракларга кысыла алмауларын да искәртәләр.

Машина йөртү стажы зур булган кешеләр яңа башлаучыларга аңлап каравын әйтә, тәҗрибәсез йөртүчеләр үзләре дә башкаларга карата хөрмәтсез булган очраклар булуын ассызыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар