Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чишмә авылында яшәүче ананың 18 һәм 21 яшьлек ике улы да Казанда авариядә һәлак булган

news_top_970_100
Чишмә авылында яшәүче ананың 18 һәм 21 яшьлек ике улы да Казанда авариядә һәлак булган
Фото: Татарстан буенча ЮХИДИ

Казанда машина таптаган Башкортстан егетләренең икенчесе дә үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

  • Казанга Чишмәдән килгән абыйлы-энеле туганнарны машина таптаган, берсе үлгән, дип язган идек.

Башкортстанның Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров «ВКонтакте» челтәрендә Чишмә бистәсендә яшәүче гаиләнең фаҗигасе турында яза. Әни кеше 1 атна эчендә 18 һәм 21 яшьлек ике улын югалткан. Егетләр Казанга китеп яши һәм эшли торган булган.

Татарстан буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, 14 декабрьдә 19.40 сәгатьтә 18 яшьлек егет арендага алынган «Фольксваген» машинасында Фатих Әмирхан һәм Сибгат Хәким урамнары чатында җәяүлеләрне таптый. Бу егет – Казан студенты, аның машина йөртү стажы 1 ай. Ул светофорның кызыл төсенә туктамый, 2002 һәм 2005 елда туган ике җәяүлене бәрдерә, аннары «Хундэй» машинасына килеп керә.

Имгәнгән җәяүлеләрне хастаханәгә китерәләр. 4 сәг узгач, 18 яшьлек егет аңына килмичә үлә, аның абыйсы 23 декабрьдә вафат була.

Ришат Мансуров хәбәр иткәнчә, егетләрне Кыргыз-Миякә авылында җирләгәннәр, аларның анасы биредә туган.

«Хөрмәтле чишмәлеләр! Авыр минутта бу гаиләнең кайгысын уртаклашкан бар кешегә рәхмәт. Хәерне мәрхүмнәрнең анасы Зөлфиягә күчереп була (8 961 051 51 00). Давид белән Сәет Чишмәдә 1нче мәктәпне тәмамлады. Бик якты, игелекле, хезмәт сөючән егетләр иде. Фаҗига булган көнне алар өстәмә эшкә барган», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100