Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда машина бәрдергәч, кыз бала берничә метрга очып киткәне видеога эләккән

news_top_970_100
Казанда машина бәрдергәч, кыз бала берничә метрга очып киткәне видеога эләккән
Фото: https://tatarstan24.tv

Казанның Имәнлек урамында җәяүлеләр кичүендә 12 яшьлек кыз баланы машина бәрдергән. Әлеге фаҗигане видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бәрелгәч, бала әлеге урыннан берничә метрга очып киткән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Фаҗига 13 майда иртән була. Кыз көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша юлдан чыгарга маташа. Шунда аны машина бәрдерә. Кадрларда баланы машина таптаган мизгел, йөртүченең чыгып бала янына килүе, арлы-бирле йөгерүе күренә.

Шаһитлар сүзләренчә, бу урында кичү тиешенчә җиһазланмаган – светофор һәм «ята торган полицейский» юк, бу – куркыныч тудыра.

Имгәнгән кызны хастаханәгә илткәннәр. Ул төрле травмалар алган.

Соңрак билгеле булганча, «Форд» белән идарә итүче 21 яшьлек егет авария вакытында игътибарын телефонга юнәлткәнен әйткән. Бу турыда шәһәр полициясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100