news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда машина астында җир убылып төшеп киткән

Казанда җиңел машина йөртүчесе күңелсез хәлгә очраган.

news_top
Казанда машина астында җир убылып төшеп киткән

Гагарин урамында "Renault" машинасы тәгәрмәче астында асфальт убылып төшеп киткән. 

Бу урында юл хезмәткәрләре эшләгән булган, алар чокырга чуерташ тутырып киткән, дип фаразлый машина йөртүче. Машинаны чокырдан тартып чыгару өчен махсус хезмәт чакырырга туры килгән.

ЮХИДИдан справка алганнан соң, хуҗа судка барырга ниятли, дип хәбәр итә "Татарстан24" телеканалы.

Хәбәрче әйткәнчә, биредә юл төзәтү эшләре булган. Куркыныч участокка бернинди дә билге куелмаган, дип канәгатьсезлеген белдерә машинасы җимерелгән хуҗа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар