Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда мәчет янында машина йөртүчеләр сугышканын видеокүзәтү камерасы төшереп алган

«Тойота» машинасы берничә тапкыр артка таба чигенеп, «Лада» автомобилен бәрдереп китә.

news_top_970_100
Казанда мәчет янында машина йөртүчеләр сугышканын видеокүзәтү камерасы төшереп алган

16 мартта көндез Казанның Мамадыш трактында урнашкан мәчет янындагы чатта ике машина йөртүче арасында низаг чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Юлдагы вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Караңгы төсле «Лада» машинасыннан ир-ат чыга, ул «Тойота» машинасына таба бара. Иномарка йөртүчесе газга баса һәм каршыга килә торган ир-атны бәрдереп китеп бара. Бу вакытта видеода атканга охшаган тавышлар ишетелә.

Соңрак бу вакыйга турында төгәлрәк мәгълүмат чыкты. «Лада» һәм «Тойота» машиналары юл чатында тора. «Лада» йөртүчесе иномарка янына килә һәм руль артында утырган ир-атка берничә тапкыр суга. Аннары ул үзенең машинасына кереп утыра һәм китеп бармакчы була. «Тойота» исә арткарак чигенә һәм «Лада» ның арткы бамперына, ишегенә берничә тапкыр бәрдерә. Шуннан соң иномарка «Лада» йөртүчесен дә бәрдерә.

ЮХИДИ инспекторлары сүзләренчә, башта «Тойота» белән идарә итүче 32 яшьлек ир-ат куркыныч маневр ясый — ул «Лада» машинасын бәрдерә. «Лада» белән 22 яшьлек егет идарә итә. Ул салоннан чыга һәм «Тойота» аны бәрдерә. Аннары «Тойота» машинасы «Хендэ» автомобиленә килеп керә.

«Авария вакытында бер җәяүленең уң аягы имгәнде. Аны табиблар карагач, өенә кайтарып җибәрде», — дип әйткәннәр ЮХИДИда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100