Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда лифтта бер ир-атны атып үтергән мизгел видеога эләккән

Видео кадрларында ир-атның лифтка керүе, аның артыннан кораллы кеше килүе күренә. Мәрхүменең гаиләсе, балалары ятим калган.

news_top_970_100
Казанда лифтта бер ир-атны атып үтергән мизгел видеога эләккән

Казанның Минск урамындагы йорт лифтында бер ир-атны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте һәм җинаять мизгеле видеосын күрсәтте.

Видео кадрларында ир-атның лифтка керүе, аның артыннан кораллы кеше килүе күренә. Ул «Сайга» мылтыгы тоткан дип фаразлана. Аннары мылтыклы кеше лифттагы ир-атны атып үтерә һәм җинаять урыныннан качып китә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Казанның Минск урамында кылынган җинаятьтән соң 36 яшьлек ир-атны эзли. «Татар-информ» агентлыгы чыганагы мәгълүматлары буенча, ул җинаять урыныннан «Лады Ларгус» автомобилендә киткән.

Соңрак тәртип сакчылары 36 яшьлек ир-атны тоткарлавы билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.

Җинаять бүген иртән Казанның Минск урамындагы күп катлы йортларның берсендә, 14 һәм 15 нче катлар арасында кылынган. Тәртип сакчылары башына мылтыктан атылган ир-атның гәүдәсен табып ала. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьченең «Сайга» мылтыгыннан атуы билгеле, диелә бу хәбәрдә.

Мәрхүменең гаиләсе, балалары ятим калган. Ул 30 яшьләр тирәсендәге хәлле кеше, дип сөйли биредә ишегалды себерүче. Бу турыда «Татарстан24» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100