news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда лифтта 13 яшьлек кызга карата җенси гамәлләр кылучыны эзлиләр - фото

8 майда Казанда Серов урамындагы йортларның берсендә билгесез ир-ат 13 яшьлек кызга карата җенси гамәлләр башкарган.

news_top
Казанда лифтта 13 яшьлек кызга карата җенси гамәлләр кылучыны эзлиләр - фото

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, кыз мәктәптән кайтып бара торган булган. Подъездга кереп, лифтка утырган кыз бала артыннан билгесез ир-ат кереп баскан. Ул балага карата җенси гамәлләр кылган. Кыз кычкыра башлагач, ир-ат качып киткән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре һәм бу кешене эзләү бара. Җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләрдә әлеге җинаятьне башкаруда гаепләнүче кеше белән фото һәм видеоматериаллар бар.

Бу кеше турында мәгълүматы булучыларга кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итү сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар