Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда лифтка эте белән керергә маташкан кыз һәлак була язган – видео

news_top_970_100
Казанда лифтка эте белән керергә маташкан кыз һәлак була язган – видео
видеодан скриншот

Казанда «Сказочный лес» торак комплексындагы Гәрәев урамында фаҗига була язган. Әлеге вакыйга турында «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Подслушано в Казани» төркемендә язылган.

Биредә этен иярткән кыз лифтка керергә маташа. Эт кызның биленә бау белән бәйләп куелган. ​Лифт ишеге ачыла, кыз кабинкага керә, ә эт туктап кала. Шул чакта лифт ишеге ябыла, һәм кабинка менеп китә. 

Лифт кузгалуга ук, кыз этнең бавына бәйләнгән килеш идәннән күтәрелә, ул асылынып кала. Кыз кычкыра, ярдәм сорый. 

Бу вакытта эт бәеннән үзе ычкына. 

Кызны кешеләр коткара. Бәхеткә, кабинка 10 катта тукталып кала, дип яза kazanfirst.ru.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100