Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда лифт астында калган ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
Казанда лифт астында калган ир-ат һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Казанда лифт ремонтлаганда бер ир-ат һәлак булган. Ремонтлау слесаре лифт астында калган. Бу турыда «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига Петр Полушкин урамындагы йортларның берсендә була. Ир-ат лифт шахтасына керә. Шул чакта лифт икенче каттан төшә башлый, ир-ат аста кысылып кала. Ул имгәнә һәм урында ук үлә.

Якынча белешмә буенча, иминлек таләпләрен үтәмәгәннәр. Ир-ат шахтага төшә, лифтны тотып тора торган төймәне дә ычкындыра. Шул чакта лифт хәрәкәткә килә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100