Сентябрьдә Казандагы спорт мәктәбендә күнегүләр вакытында тренер берничә кызны футбол капкасын күчерергә мәҗбүр иткән. Бу хактагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралган иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Капканы күчергән вакытта кызларның берсе инвентарьне аягына төшергән, һәм аңа медицина ярдәме таләп ителгән. Табиблар баланың аягы сынуын ачыклаган.
Ата-аналар тиешле органнарга мөрәҗәгать иткән, ләкин беркем дә җаваплылыкка тартылмаган.
Җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин комитетның Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан, диелә хәбәрдә.