Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда күмәк сугышта бер егетне урамда кыйнап үтергәннәр – видео

news_top_970_100

Казанның Ноксинский спуск урамында бер ир-атны кыйнап үтергәннәр. Тагын берсе җитди яраланган. Хәзер полиция бу низагның сәбәпчеләрен эзли, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Бу иргә әле җәнҗал башлангач та эләгә, ул китәргә тели, тик аны җиргә егып салалар һәм үтергәнче кыйныйлар. Шуннан соң һөҗүм итүчеләр аны аркасына әйләндереп яткыра.

Якынча мәгълүматлар буенча, алар ишегалдындагы егетләр белән очраклы гына эләгешеп китми – алар махсус җыелышып килгән була.

Соңрак полиция бу сугышуда катнашкан 3 егетне кулга алган, дип хәбәр иттеләр. Аларны төне буе эзләгәннәр һәм киемнәрендәге кан таплары буенча таныганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100