news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән

news_top
Казанда коточкыч юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән
Фото: Татарстан прокуратурасы

Узган төндә Казанның Горький шоссесында юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Төнлә 21 яшьлек кыз идарә иткән Honda фонарь баганасына, аннары бетон терәккә бәрелә. Салонда 3 пассажир һәлак була. Машина йөртүче медицина ярдәменнән баш тарткан.

Казан Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, мәрхүмнәр – барысы да ир-атлар, аларның икесенең яше билгеле: берсенә 30, икенчесенә 31 яшь.

Җинаять эше ачылган.

Иртән агентлык хәбәрчесе фаҗига урынында булган. Кадрларда мәрхүмнәрнең шәхси әйберләре, кием кисәкләре, хатын-кыз сумкасы күренә.

Бетон баганада кан таплары бар, тирә-якта автомобиль запчастьләре ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар