Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч кеше салоннан очып чыкты». Казанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган – видео

news_top_970_100
«Өч кеше салоннан очып чыкты». Казанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган – видео
видеодан скриншот

Кичә кичке унберләр тирәсендә Казанның Борисоглебск бистәсендә юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, «Лада Ларгус» белән идарә итүче 21 яшьлек егет тизлеген арттыра, юлдагы махсус чыгынты – «лежащий полицейский» аша очып чыга, юл кырыена бәрелә, аннары машина агачка барып бәрелә. Шуннан соң машина юл кырыена төшеп китә. Салонда дүрт кеше була.

Пассажир хатын-кыз сүзләренчә, алар ире белән Арчада машина алырга җыена, дус егетне шунда алып барып кайтырга үтенәләр. Егет кичке намаздан соң аларга иптәше белән бергә килә. Ир белән хатын арткы утыргычка кереп утыра. Хатын-кыз иминлек каешын эләктерә, калганнар эләктерми.

Агачка бәрелгәч, өч кеше машинадан очып чыга. Машина йөртүче егет ашыгыч ярдәм килгәнче үлә, алгы утыргычтагы пассажирны аңсыз килеш хастаханәгә алып китәләр. Ул шунда аңына килмичә үлә. Өченче пассажирны хатыны белән бергә дуслары хастаханәгә илтә.

Пассажир хатын сүзләренчә, машина 180 км/сәг тизлек белән барган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100