Казанда Химиклар мәдәният сарае янындагы күпердә бер ир-атны бәрдереп үтергәннәр. Бу вакыйгадан соң төшерелгән видеолар телеграм-каналларда таралды.
Һәлак булучының бер аягы өзелгән. Шаһитлар сүзләренчә, бу ир-ат исерек килеш көне буе юлда йөргән.
Шәһәр автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, ир-ат юлның икенче ягына ярамаган урында чыкмакчы булган.