news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч һәлакәт ФОТОлары: бер кеше үлде, биш кеше хастаханәдә

Узган төндә Ямашев һәм Мусин урамнары чатында ике җиңел машина бәрелешкән.

news_top
Казанда коточкыч һәлакәт ФОТОлары: бер кеше үлде, биш кеше хастаханәдә

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, төнлә булган әлеге юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кешене хастаханәгә илткәннәр.

 Болар - 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, 48, 22 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар.

Имгәнүчеләрнең өчесе травматология бүлегендә, берсе - нейрохирургиядә, тагын берсе - хирургиядә.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәре буенча, иномарка йөртүче исерек булган һәм тизлекне арттырган. Нәтиҗәдә, әлеге "Киа" 21 яшьлек егет йөрткән "Жигули"га бәрелгән. "Жигули"да йөртүче артында утырган пассажир егет хастаханәгә юлда үлгән. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар