news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч хәл: Көнче ир хатынын чәнчеп үтергән

49 яшьлек ир 54 яшьлек хатынының хыянәтен кичерә алмаган.

news_top
Казанда коточкыч хәл: Көнче ир хатынын чәнчеп үтергән

Казанның Юдино бистәсендә яшәүче 49 яшьлек ир-ат хатынын чәнчеп үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

8 ноябрьгә каршы төндә бистәдәге ер йортта 49 яшьлек ир бергә яши торган 54 яшьлек хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Салып алгач, алар талашырга тотына. Хатын ирен ачулана башлый. Бәдрәфтәге су савытын төзәтмәгәнгә битәрли. Сүз арасында ул иренә хыянәт итүен дә әйтеп сала.

Ачуы чыккан ир хатынын пычак белән берничә тапкыр сугып үтерә. Шуннан соң ул үзе үк полициягә хәбәр итә.

Әлеге фаҗигадән соң «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар