news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч фаҗига: бер ир үги кызын үтергән

Коточкыч җинаять 17 февральдә Петербургская урамында булган.

news_top
Казанда коточкыч фаҗига: бер ир үги кызын үтергән
Фаҗига булырга берничә сәгать алдан 16 яшьлек кыз үги әтисенең үзен көчләве турында әнисенә әйткән булган. Әнисе иренә чыгып китәргә кушкан.

Тик бераздан әни кеше кече улын спорт түгәрәгенә илтә киткән. Үги кыз белән әти үзләре генә өйдә калган. Берничә сәгатьтән ир хатынга шалтыратып, кызын үтерүен хәбәр иткән. Үзе чыгып качкан.

Соңрак ирнең мәетен табып алганнар. Ул үзен дә, кызны үтергән кебек, пычак белән үтергән.

Бу турыда Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар