Казанда коточкыч авариядә машина йөртүче тәрәзәдән атылып чыккан
Җиңел машина баганага бәрелгәч, йөртүче кеше алгы тәрәзәдән чыгып очкан.
![Казанда коточкыч авариядә машина йөртүче тәрәзәдән атылып чыккан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/10/2/9e2dce73a4e4d05d8d7276fe3a6ca8bf821bc45365b5711ab890b0c67d4a.jpg)
Казанда Миллениум күперендә "Лада" һәм "Опель" машиналары кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәр кулланучыларга сылтама белән, "Татар-информ" хәбәр итте.
Авария күпергә кергән урында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, төнлә белән күпергә керешли "Опель" икенче полосага күчәргә җыенган. Шул вакытта ул каршы килүче "Лада" белән бәрелешкән.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/31e8eb15fe2a8f967c9234edd3a2f4e032107c1375ed25db31923512f7c9.jpg)
Шуннан соң, "Лада" баганага бәрелгән, ә йөртүчесе салон эченнән чыгып очкан.
Авария урыннан видео да чыкты. Кадрларда төтен чыгып торган машина күренә. Күпердә зур бөке хасил булган.