news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда коточкыч авариядә бер хатын үлгән, ир-ат белән бала хастаханәдә

Юл һәлакәте 31 гыйнварда ТЭЦ һәм Химия урамнары чатында була.

news_top
Казанда коточкыч авариядә бер хатын үлгән, ир-ат белән бала хастаханәдә

Казандагы урам чатында «Рено» һәм «Лада» машиналары бәрелешкәч, бер хатын-кыз урында ук вафат була. Имгәнгән ир-ат белән баланы хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ЮХИДИ хәбәр иткән.

Балага биш яшь чамасы. Имгәнгән кешеләр барысы да «Рено» машинасында була. Пассажир хатын машина салонында кысылып кала.

«Рено» пассажиры җитди имгәнгән, ул урында ук үлде. Иномарканы йөртүчене һәм нәни пассажирны хастаханәгә илттек, дип әйткәннәр ЮХИДИдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар