Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда коронавируслы ана тапкан, тумыштан пневмонияле игезәкләр хастаханәдән чыкты

Йөкле хатынны май башында ук республика клиник хастаханәсенә салганнар, ул тудырган балаларның үпкәләре ялкынсынган була.

news_top_970_100
Казанда коронавируслы ана тапкан, тумыштан пневмонияле игезәкләр хастаханәдән чыкты
Михаил Захаров

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясе белән авырган хатын-кызны һәм тумыштан пневмония белән дөньяга килгән аның игезәк балаларын дәвалаган. Республика клиник хастаханәсенә Казанда яшәүче йөкле ханым май башында ук китерелгән. Бер айдан соң аны һәм сабыйларны исән-имин өйгә чыгарганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда яшәүче 27 яшьлек йөкле хатын-кыз коронавирус йоктыра. Аны республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Биредә ул йөклелекнең 34нче атнасында 1800 грамм авырлыктагы ике кыз бала тудыра. Сабыйларга тумыштан пневмония диагнозы куялар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы язган иде.

Балаларны шунда ук республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенә урнаштырганнар. Берничә көннән соң аларны бүлеккә күчерәләр. Озакламыйча сабыйларны һәм әнине исән-имин өйгә чыгаралар. Covid-19га тестының нәтиҗәләре өчесендә дә тискәре күрсәткән, диелә министрлык хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100