Казанда коронавирус белән авырган балаларны ничек тернәкләндерәләр?
Коронавирус белән авырганнан соң балаларга тернәкләнү кирәкме? Казанда аны кайда узып була? Балага ничек реабилитациягә эләгергә һәм аны ничек уздыралар? Бу сорауларга җавапны Казанның 18нче хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Диләрә Шаяпова бирде.
Казанда коронавирус белән авырган өлкәннәрне берничә ай дәвамында уңышлы гына тернәкләндерүләре турында «Татар-информ» язган иде. Ә менә белгечләрнең коронавирус кичергән балаларны тернәкләндерүе турында беренче мәртәбә язабыз.
Казанның 18нче клиник хастаханәсенең балалар стационары коронавирус кичергәннән соң реабилитацияләү программасын башлап җибәрде. Тернәкләндерү процессы пульмонология бүлеге базасында оештырылган.
«Бу авыру олы кешеләрдә дә, балаларда да төрле нәтиҗәләр китереп чыгара һәм беренче вакытларда моның белән яшәү бик авыр. Стационар ярдәмендә аларга булыша алырбыз дип уйладык», — диде пульмонология бүлеге мөдире Диләрә Шаяпова.
Аның сүзләренчә, аеруча яшүсмерләр реабилитациягә мохтаҗ. Аларда калдык ютәл, хәлсезлек барлыкка килә, аппетит югала.
«Хәзер без стационар эшләтеп җибәргән бердәнбер клиника, әмма барысы да ихтыяҗ булу-булмаудан һәм йөкләнештән торачак. Дөресен генә әйткәндә, авыр респиратор авырулар кичергәннән соң реабилитация уздыру күптәннән бар инде ул. Бары тик бу ел ахырына кадәр балаларда моңа ихтыяҗ булмагандыр», — диде Шаяпова.
Стационарга ничек эләгергә?
Реабилитация дарулар эчә башлап ике-өч атна узгач башлана. Көндезге стационар сынау режимында гына эшли. Әлегә анда ун урын бар. Анда эләгү өчен участок педиатрыннан юллама кирәк.
«Баланы участокта күзәтәләр һәм педиатр аның ни дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ булуын хәл итә. Табиб юллама язып бирә, ә аннан соң бала безгә килә һәм без аны анализлар тапшырырга җибәрәбез», — диде Диләрә Шаяпова.
Педиатр юллама язгач, әти-әни бала белән бергә стационар өчен кирәкле документлар пакеты җыярга тиеш. Соңыннан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Стационарда көне буе ятасы түгел»
Баланы хастаханәдә башта пульмонолог тикшерә, соңыннан физиотерапевтка җибәрә. Табиблар дәвалану өчен уртача җиде-ун көн билгеләгән, аның өч көне анализлар тапшыру өчен бирелә.
«Беренче этапта пациентны пульмонолог тикшерәчәк. Кирәк булса, кан анализы, рентген, тышкы сулышны тикшерү билгелибез. Барысы да баланың сәламәтлек торышына бәйле», — диде пульмонология бүлеге мөдире.
Ул әйткәнчә, әти-әниләр белән белгеч сөйләшә һәм дөрес туклануның, сәламәт яшәү рәвешенең һәм тиешенчә йоклауның тернәкләнергә ярдәм итүен аңлата.
Белгеч анализ нәтиҗәләрен алгач, баланы физиотерапевтка җибәрә һәм ул дәвалау билгели. Бу магнит терапиясе, электрофорез, аэроионотерапия, тоз ингаляцияләре яки махсус методика буенча массаж булырга мөмин.
«Стационарда көне буе ятарга кирәкми. Әлеге вакыт сәламәтлек торышына карап билгеләнә. Гадәттә, моңа 1-3 сәгать билгеләнә», — дип йомгаклады белгеч. 7 яше тулмаган балалар дәвалануга әти-әниләре белән, ә яшүсмерләр үзләре генә йөри.
Хәлсезлек, калдык ютәл булса, тын кысылса, аппетит югалса, баланы реабилитациягә җибәрүне сорап табибка мөрәҗәгать итәргә була.