
Татарстан Диния нәзарәте сайтында Казанда Корбан гаетендә корбан чалу урыннары исемлеге чыкты.
Корбан бәйрәме быел 6 июньгә туры килә.
Татарстан Республикасы мөфтиятенең Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала, диелә хәбәрдә.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм 3 көн дәвам итә. Казанда корбан чалу мәйданчыклары 17 махсус урында оештырыла.
Оешма/мәчетләрне һәм аларның адресларын тәкъдим итәбез.
«Әл-Мәрҗани» |
Каюм Насыйри ур., 17 |
«Апанай»
|
Каюм Насыйри ур., 27 |
«Җомга» |
Юдино торак массивы, Ильич урамы, 4 |
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс |
Бертуган Петряевлар урамы, 6 |
«Тынычлык» |
Мирный торак массивы, Мелитопольская, 15 |
«Гадел» |
Оренбург проезды, 193 |
«Ризван» |
Хөсәен Мәүлетов ур., 48а |
«Биләл» |
Вознесенское торак массивы, Иркен урамы, 29 |
«Коддус» |
Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16 |
«Иман Нуры» |
Нагорный торак массивы, Дорожная урамы, 32а |
«Казан Нуры» |
Ф.Әмирхан ур., 3 |
«Салихҗан» |
Бестужев, 66 |
«Фатиха» |
Кадыш торак массивы, Рихард Зорге урамы, 2а |
«Мәүлид» |
Залесный торак массивы, Селянская урамы, 23 |
«Әхмәдзәки» |
Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а |
«Рамазан» |
Окольная урамы, 25б |
«Рәҗәп» |
Энгельс урамы, 20/39 |