Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда коммуналь авария – Әмирхан урамын су баскан, юл ябык

news_top_970_100
Казанда коммуналь авария – Әмирхан урамын су баскан, юл ябык

Казанда бүген Әмирхан урамында коммуналь авария: 15нче йорт янында су торбасы ярылган. Җирдән бәреп торган «гейзер» видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

«Водоканал» хәбәр итүенчә, 1994 елгы суүткәргеч торбада авария булган. Су шулкадәр күп – урамда калган машина да су эчендә калган, урамнан барган автобусның да эченә су кергән, дип яза «Еду в Татарстан». Автобустагы кешеләргә утыргычларга менеп котылырга туры килгән. Хәзер Чистай һәм Четаев урамнары арасында юл ябылган.

Социаль челтәрләрдә мэриянең «бүген шәхси автомобильләрдә чыкмагыз» дигән сүзен «торба ярыласын белгән...» дип шәрехләп язалар. «Водоканал» 4 күп катлы йорт сусыз калган, дип яза. «Водоканал»ның 3 бригадасын китергәннәр.

Бу көннәрдә Казанда 8 урында су киткән. Яруллин, Декабристов урамнарында, Северный бистәсендә урамнарда су аккан.

Кичә Яруллин урамын су баскан иде. Бер автомобиль, суда батып, туктап калды, аны трактор өстерәп чыгарган.

«Татарстан-24» язуынча, Павлюхин урамы 87нче йортның подвалын 14 декабрьдән бирле су баса, әмма бу аварияне әлегә кадәр туктата алганнары юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Трубалар иске, черек, аларны алыштырырга акча юк. Аның каравы канат юлы төзергә җыеналар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100