news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда клиентын агулап үтергән таксистны 17 елга колониягә хөкем иттеләр

news_top
Казанда клиентын агулап үтергән таксистны 17 елга колониягә хөкем иттеләр
Фото: ТР Прокуратурасы телеграм-каналы

Татарстанның Югары суды пассажирларны «шифалы су» эчертеп агулаган 56 яшьлек такси йөртүчене 17 елга махсус режимлы колониягә хөкем итте. Шулай ук Игорь Зубрилин мораль зыянны компенсацияләү өчен 3 млн сум түләргә тиеш булачак.

2022 елның декабреннән 2023 елның гыйнварына кадәр Зубрилин төгәл алгоритм буенча эш иткән – ул клиентларга һөҗүм схемасын җентекләп уйлаган. Пассажирларга көчле дарулар салынган шифалы су эчерткән.

«Зыян күрүчеләр аңнарын югалтканнан соң, ул җинаятьләр кылган», – дип ассызыкладылар Татарстан прокуратурасы вәкилләре телеграм-каналда.

Таксист пассажирларын йоклатып, аларның кыйммәтле әйберләрен урлаган. Аның гамәлләреннән зыян күргән бер пассажирның гомере өзелгән, берничәсе зыян күргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар