news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда кичәдән бирле 12 яшьлек кызны эзлиләр

news_top

Биектау районының Шигали бистәсендә кичә 12 яшьлек кыз югалган. Аның югалуы турында хәбәрне ата-аналар чатларында кичәдән бирле җибәрәләр. «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер дә кызны эзләү дәвам итә.

Кызны соңгы мәртәбә 16:00 сәгатьтә Казанның Дементьев урамында күргәннәр. Шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

Кыз кара куртка, кара колготки, кара башлык кигән булган.

Кызны таныган һәм күргән кешеләр булса, 112 номерына шалтыратулары сорала.

Өстәмә. Кызны Казан үзәгендә, Камал театры янында тапканнар, дип хәбәр итә «Татар-информ». Аны Шигали авылында яшәүче, бу кызны эзләргә чыгып киктән кеше тапкан. Агентлык мәгълүматлары буенча, ул кызның табылуын аның әтисенә шалтыратып әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар