Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кибеткә коньяк урларга кергән кеше башта шешәләрне төшереп ваткан, аннары барыбер максатына ирешкән

Ир-ат кибеткә ике тапкыр кергән.

news_top_970_100
Казанда кибеткә коньяк урларга кергән кеше башта шешәләрне төшереп ваткан, аннары барыбер максатына ирешкән
22 августта Казандагы Минская урамындагы бер кибеттә коньяк урлаганнар. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Башлангычы мәгълүматлар буенча, караклыкта шикләнелүче ир-ат эчемлекне икенче тапкыр урлаганда гына алып чыгып китә алган. Башта ул ике шешә алып чыгып китмәкче булган, ләкин кибеттән чыгып барышлый, егылган һәм шешәләрне ваткан.

Ир бик үҗәт булып чыккан, ул кабат коньяк урларга шушы ук кибеткә кергән. Каракның йөзен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Хәзерге вакытта аны полиция эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100