news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда кемнәр кунак? Дөнья чемпионатының Татарстандагы матчы җанатарлары - фоторепортаж

Казанда футбол буенча дөнья чемпионатын Франция - Австралия уены ачып җибәрде. Матч шактый авыр узды, "менә-менә кертә!" дигән мизгелләре күп булды. Шуңа җанатарлар да бик дулкынланды. Уеннар өчен җан атучыларның, меңнәрчә километрлар узып Казанга килгән кунакларның йөзләрен "Татар-информ" фотохәбәрчеләре төшереп алды.

news_top
Казанда кемнәр кунак? Дөнья чемпионатының Татарстандагы матчы җанатарлары - фоторепортаж
Матча кадәр Казан сары төскә керде. Сары футболкалы австралиялеләрне һәр җирдә очратып була иде - шәһәр үзәгендә, җәмәгать транспортында, стадион янында. Җырлар җырлап, француз җанатарлары белән танышып, уенны күзәтте алар. 

Әйтергә кирәк, Австралиядән Казанга килү өчен аларга 20 сәгатьтән артык юл узарга туры килгән, ләкин йөзләрендә талчыгуның әсәре дә юк иде.  Французлар австралиялеләрдән азрак иде, ләкин француз командасы да җанатарларсыз калмады. 
























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар