Казанда кайда салют атарга ярый?
Пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда кулланган өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф көтә.
Татарстан башкаласында шәһәрнең төрле районнарындагы дүрт махсус мәйданчыкта Яңа ел салютлары аттырырга рөхсәт иттеләр. Бу турыда Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әйтте.
«Совет районында бу – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы участок, Вахитов һәм Идел буе районнарында – Каенлыктагы Сабантуй мәйданы каршындагы участок, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданчык. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр пиротехниканы Түбән Елга аръягы дамбасында куллана ала», - диде ул.
15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр шәһәрдә янгынга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, барлык мәйданчыкларда да коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кизү торачак.
Татарстанда янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехника белән дөрес эш итмәгән өчен штрафларны икеләтә арттыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан баш дәүләт инспекторының янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Татарстанда яшәүчеләргә пиротехника белән дөрес кулланмаган өчен 4 мең сум, вазифаи затларга 30 мең сум, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салачаклар.
«Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстанда пиротехникага ихтыяҗ зур. Кызганычка, салют, петарда һәм ракеталар белән дөрес эш итмәү еш кына имгәнүләргә китерә», — диде Максим Трущин.