Казанда кайчан кар ятачак?
Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы тора.
20 ноябрьгә Казанда кар ятачак. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Юрий Переведенцев фаразы буенча, октябрь ахырында — ноябрь башында — кыш башы һәм беренче кар вакыты. 20 ноябрьгә температура -5 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук кар да ятарга тиеш.
Казанда әлегә аномаль җылы һава торышы урнашты. Бу факт Төньяк Атлантик циклон килүе белән, аңлатыла.
Ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава температурасы көндез +6, төнлә 0…+2 градус. Яңгыр көтелә.
Киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачак. Шулай итеп, 29 октябрьдә көндез һава температурасы +4 градустан югары булмаячак.